Әфганстанда 2 НАТО хәрбие һәлак булды

Әфганстанның көньягында шартлаудан Халыкара иминлек ярдаме көчләренең 2 хәрбие һәлак булды, икесе яраланды.

НАТО җитәкчелегендәге бу көчләр әлеге вакыйга турында тәфсиллерәк мәгълумат бирми.

Быел Әфганстанда 40-тан артык чит ил хәрбие үтерелде.

Полиция белдерүенчә, Забул виләятендә Әфган полициясенең 1 хезмәткәре һәлак булган, 5 Талибан сугышчысы үтерелгән.