Кондолиза Райс алдан игълан итмичә Гыйракка килде

АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс алдан игълан итмичә бүген Багдадка килде. Райсның бу сәфәре Гыйрак хөкүмәтенең шыгый сугышчылары юлбашчысы Моктада әс-Садрның Мәһди гаскәрләренә каршы чараларын яклауга багышланган. Райс, "премьер-министр Нури әл-Мәликине яклаган сәяси үзәккә хуплау белдерергә телим," - диде. Кичә Моктада әс-Садр, үз гаскәрләренә каршы чаралар туктамаса, хөкүмәткә каршы "ачык сугыш" игълан итәчәген белдерде.