Хавьер Солана Әфганстанга килде

Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Хавьер Солана Әфганстан җитәкчеләре, шул санда президент Хамид Карзаи белән очрашыр өчен Кабулга килде.

12 июнь Парижда Әфганстанга халыкара ярдәм җыюга багышланган конференция үтәчәк. Чарага әзерлек кысаларында Солананың президенттан тыш әфган депутатлары, НАТО көчләре башлыгы һәм БМО вәкиле Каи Эйд белән очрашуы каралган. Сишәмбе Солана Пакыстанга барачак.