Башкортстанда татар килмешәкме?

2004 елда Мескәүдә узган пикет

Соңгы арада Уфа татар җәмәгатьчелеге арасында Башкортстан Татар конгрессын ябарга җыеналар икән дигән хәбәрләр таралып өлгерде.

Нигә, нинди гаепләре өчен ябалар? Бердәнбер рәсми теркәлгән зур татар оешмасына карата шундый гамәлләр күп сораулар тудыра, әлбәттә. Журналист эшчәнлегемә бәйле, миңа Башкортстандагы күп кенә оешмаларда, шул исәптән, иҗтимагый, милли оешмаларда да күп булырга туры килә. Соңгы ун елда аеруча татар һәм башкорт милли оешмаларындагы хәл-вакыйгалар фәкыйрегезнең игътибар үзәгендә булды. Шуңа да әлеге язмамда аларның эшчәнлегенә күзәтү ясарга һәм аларны чагыштырып карарга, татар-башкорт мөнәсәбәтләренә бәя бирергә базнат итә алам.

Башкортстандагы татар һәм башкорт милли оешмалары дигәндә, аларны аерып карау мәгъкуль. Баштан ук кистереп шуны әйтә алабыз – туксанынчы еллар башында башкорт милли хәрәкәте республикада зур көчкә әйләнде. Әлбәттә инде, моңа беренче чиратта Башкортстанда үзаллылык, суверенлык алу хыяллары, шул дулкындагы азат рух этәргеч бирде. Хәтта башкорт милли хәрәкәтенә кушылып киткән башкорт зыялылары - галимнәр, язучылар, хокук белгечләре республика җитәкчелегенә нәрсәне ничек эшләргә, Мәскәүгә нинди таләпләр куярга кирәклегенә кадәр дә киңәш бирү дәрәҗәсенә җитте. Һәм бу буш сүз түгел. Рәсми башкорт хакимиятләренең баштагы елларда нәкъ менә башкорт милли хәрәкәтенең кискен адымнарыннан шүрләп, аларга яраклашып эшләгәнлеге мәгълүм. Шулай озакка сузылмаган суверенлык яуланды, шулай аерым башкорт мөфтияте төзелде һәм башка башлангычларга нигез салынды Башкортстанда. Башкортлар республикада үзләрен төп милләт, хуҗалар дип саный башлады. Шуннан соң башкорт теле дәүләт теле дип игълан ителде. Татар теленә дә шул ук статусны таләп иткән татар оешмаларына исә “дошманнар”, “милләтара ызгыш тудыручылар” мөһерләре сугылды.

Соңгы егерме елга якын вакыт эчендә Башкортстанда татарлар “килмешәк” дигән фикер башкорт милли матбугатында халык аңына аеруча ныклап сеңдерелә башлады. Бер сүз белән әйткәндә, башкорт милли оешмалары башкорт илендә үзенчә күләгәдәге хуҗаларга әйләнде. Хакимиятләр дә аларны үзләренең җылы канаты астына алган саен, тагын да күбрәк вәкаләтләргә иреште алар. Иң заманча биналарда утырып, иң заманча техника-җиһазлардан файдаланып, бары тик башкорт милли оешмалары гына рәхәт чигә, дисәк ялгыш булмас. Билгеле инде, хакимиятләр дә башкорт милли оешмаларын үз мәнфәгатьләрендә куллану чараларын күрә. Мәскәүгә турыдан-туры үзләре җиткерергә базнат итмәгән таләпләрне башкорт милли хәрәкәте оешмалары аша җиткерә алар.

Шушы хәлдә Башкортстандагы татар милли оешмаларының бөтенләй башка хәлдә булганлыгы, аларның эшчәнлегенең зәгыйфьлеге аерым ачык күренә. Алар дәүләт, хөкүмәт тарафыннан ярдәм дә күрми, башкорт милли оешмалары кебек купшы-зиннәтле биналарда да утырмый. Шулай булуына карамастан, татар җәмәгатьчелек оешмалары да, татар эшкуарлары ярдәмендә, төзелә торды һәм хәл кадәренчә, милләт файдасына эш тә алып барды.

Берничә ел элек, танылган татар эшкуары һәм җәмәгать эшлеклесе Рамил Бигнов тәкъдиме белән, Уфада Башкортстан татар оешмалары берлеге төзелде. Барлык татар җәмәгатьчелек оешмаларын берләштерү максатын куйган иде ул. Шул чакта ул берлеккә егермегә якын оешма керде, дип әйтелде. Бер караганда, искитмәле зур көч кебек күренергә мөмкин бу. Әмма шул ике дистәгә якын оешманың бары тик берничәсенең генә йогынтылы эш алып бара алуын чамалап була иде. Күпләренең үз хезмәткәрләрен тотарлык акчасы да, эш оештырып алып барырлык мескен генә бер бүлмәләре дә юк. Әлеге берлек үзе дә озак яшәмәде. Татар бит берләшеп эшли алмый ул, ни аяныч.

Рамил Бигнов
Шулай да, берничә татар оешмасы узган елда бераз берләшеп алган иде. Уфада Рамил Бигнов тарафыннан татар гимназиясе өчен дип тапшырылган бинаны көч кулланып җимерделәр. Менә шул чакта татар милләтпәрвәрләре көне-төне бергә булды.

Гимназиягә җимерүче техниканы китермичә, ачлык игълан итеп, каршылык күрсәтеп карады алар. Шул кискен вәзгыять берләштерде аларны. Тик гимназияне җир белән тигезләгәч, татар оешмалары эше дә сизелми башлады. Әллә рухлары сынды-сыгылды, әллә башка сәбәпләр килеп чыкты. Бу хәл республика хуҗаларына бик кулай иде. Аларга татар проблемаларын күтәрүче гаярь милләтчеләр үзәкләре түгел, ә концерт фәлән генә оештыручы татар милли оешмалары булуы бигрәк тә яхшы.

Татар милләтпәрвәрләренең күңелен сүрелтерлек гамәлләр адым саен очрый республикада, яшерен-батырыны юк. Өч ел элек, бик зур кыенлыклар белән Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте төзелгән иде. Шуны рәсми теркәтмәс өчен ниләр генә кылынмады, нинди генә киртәләр корылмады Өфедә. Әлегә хәтле теркәлмәгән ул. Ә бит башка милләтләрнең мохтариятләре төзелде дә, рәсми теркәлү дә үтә алды. Ә татарга ярамый...

Башкортстан татар милли оешмаларының өстендә соңгы елларда кара болытлар куерып кына тора. Былтыр май аенда БР Татар иҗтимагый үзәген ябып куйдылар. Уйдырма сәбәпләр табып. “Азатлык” татар яшьләре берлеге дә яшәүдән туктады. Элекке рәис Зәлия Ахунованы урыныннан алып, хакимиятләргә кулай кешене, беркем белмәгән бер малайны куйдылар. Ул килгәч, кем әйтмешли, кәнсәләр тәмаман ябылды. Максатка ирешелде.

Хәзер инде бердәнбер рәсми теркәлгән зур оешмага – БР Татар конгрессына да каныга башладылар. Аның сәбәбенә төшенү өчен аз гына тарихка күз салыйк. Башкортстан Татар конгрессына элегрәк Эдуард Хәмитов җитәкчелек итә иде. Республика хакимиятләренә кулай кеше буларак, ул чакта Татар конгрессына артык бәйләнүләр булмаган иде. “Әмма Э. Хәмитов берничә ел элек Русия Дәүләт думасына депутат булып киткәч, Татар конгрессы Башкарма комитетына кыю рәис сайланды һәм аның әгъзалары да тулысынча диярлек үзгәртелде. Республика татарлары проблемаларын кыю күтәрүче милләттәшләр артты анда. Шуның белән Татар конгрессына республика хакимиятләренең дә мөнәсәбәте кискен үзгәрде, аны танымаска тырышу галәмәте көчәйде. Республика татарлары мәнфәгатьләрен яклап ясаган төрле мөрәҗәгатьләрне югары җитәкчелек “милләтара талаш-тарткалаш чыгарырга маташу” дип бәяләде. Хәзер инде менә шушы “баш бирмәс” Конгрессны да ябып куярга әйтәләр, шикелле.

Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитетында февраль аенда көтелмәгән тикшерүләр башланып китте. Федераль теркәү хезмәтенең Башкортстан идарәсе хезмәткәрләре БР Татар конгрессы эшчәнлеген тикшерү өчен, “чираттан тыш тикшерү” дигән чаралар оештырды. БР Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Рушан Галләмов сүзләренчә, әлеге тикшерүгә берничә көн калгач, Федераль теркәү хезмәте вәкилләре шушы тикшерү булачагын белдереп, хат-кисәтү юллаган.

“Әлеге тикшерүнең сәбәпләрен Теркәү хезмәте вәкилләре безнең эш урынына килгәч кенә белдек, - ди Р. Галләмов. – Алар БР Татар конгрессының низамнамәсе үзгәртелергә тиеш, дигән таләпләрне куйды. Имеш, безнең Конгресс иҗтимагый оешма булып түгел, ә төбәк иҗтимагый берлеге сыйфатында теркәлү үтәргә тиеш икән. Ләкин безнең Татар конгрессы 2002 елда рәсми теркәлү үткән иде инде һәм ул чакта бернинди дә дәгъвалар булмаган иде”. Рушан Галләмов әйтүенчә, хәзер Федераль теркәү хезмәтенең Башкортстан идарәсе, БР Татар конгрессының чираттан тыш корылтае үткәрелеп, анда яңа низамнамә кабул ителергә тиеш, дигән таләп куйган. Иң гаҗәбе шул, әлеге тикшерүне Теркәү хезмәте Уфадагы “Ак тирмә” башкорт мәдәни үзәге вәкилләренең Татар конгрессы өстеннән язган ниндидер шикаяте нигезендә башлаган, имеш.

“Без бит үзебезнең чираттагы корылтаебызны яңа гына – декабрь башында гына үткәргән һәм анда Башкарма комитетның яңа әгъзаларын сайлап куйган идек, - ди Р. Галләмов. - Киләсе корылтай исә биш елдан соң гына каралган. Без тикшерүчеләргә шушы хәлне әйттек, әмма алар моны ишетмәмешкә генә салышты. Минем уемча, Башкортстан хакимиятләре Татар конгрессын ябып кую өчен күрсәтмә биргән. Андый имеш-мимешләр узган ел азагыннан бирле ишетелә иде инде. Шул фаразлар дөреслеккә чыга башлаганга охшый”.

Чынлап та, узган ел азагында гына, ягъни Бөтендөнья Татар конгрессының Казандагы корылтае алдыннан гына БР Татар конгрессының да чираттагы корылтае үткән иде. Тик шунысы аптыратты – бу корылтайны үткәрүгә республика хакимиятләре ярдәм дә итмәде һәм аннан рәсми шәхесләр дә катнашмады. Аның сәбәбен БР Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзалары үзләренең республика хакимиятләренә “тәлинкә тотмауга” үч алу адымы дип аңлатты.

Профессор Рушан Галләмов фикеренчә, Конгрессны бөтенләй үк ябып куймаска да мөмкиннәр. “Бары тик яңа корылтай үткәреп, аның яңа Башкарма комитетын төзеп куюлары ихтимал, - ди әңгәмәдәшем. - Әмма анда инде бары тик хакимиятләр үзләре сайлап алган, күндәм кешеләр генә кертелергә мөмкин. Бу исә республикадагы татар проблемаларын күтәрүчеләрнең бер генә рәсми оешмасы да калмый дигән сүз. Ләкин республикада татар мәнфәгатьләре өчен чын-чынлап җан атып йөргән татар милли оешмалары вәкилләре мондый хәл белән килешеп тора алмаячак, билгеле. Бу исә тагын да каршы торуны көчәйтәчәк кенә. Моннан кемгә файда соң?”.

Башкортстан татар милли хәрәкәте утырышы
Соңгы елларда Башкортстан татар милли хәрәкәтен азмы-күпме берләштерүгә иң күп көчне милләттәшебез Рамил Бигнов салды. Нәкъ менә аның башлангычында, республикадагы татарларның мәнфәгатьләрен яклап күп кенә чаралар оештырылды.

Алар арасында иң мөһимнәре – татар теленә дә дәүләт теле статусы бирүне таләп итү, татар балаларына үз ана телләрендә белем алу мөмкинлеген бирү, 2002 елдагы халык исәбен алуда хәрәмләшүләрне киң җәмәгатьчелеккә җиткерү. Әйе, башкорт милләтчеләре үз теләгәненә иреште – республика татарлары хәзер халык саны буенча өченче урынга тәгәрәде. Гәрчә моның алай түгеллеген башкорт туганнарыбыз үзләре дә яхшы белсә дә.

Әйе, Р. Бигнов җитәкчелегендә татар милли хәрәкәте байтак тырышлыклар салып карады. Әмма күпчелек теләкләр һәм омтылышлар гамәлгә ашмый калды. Моның сәбәбе гади генә. Бер кеше, нинди генә могҗизаи көчкә ия булса да, максатлары зурдан куелса да, үзе генә әлләни майтара алмый. Әлбәттә, Бигнов әфәнденең ярдәмчеләре юк түгел, бар алар, ләкин алар да зур көч була алмый. Ә милли оешмалар нигә йогынтылы түгел соң? Аларның уртак кимчелеге – сафларының сирәк булуы. Киң җәмәгатьчелекне үзләре артыннан ияртә алмады алар. Күпчелек татар оешмалары, асылда, үз-үзләрен генә хезмәтләндерә. Алардагы уралган кешеләрнең дә күпчелеге – пенсия яшендәге алҗыган агай-апайлар шул. Ә яшьләр нигә килми соң? Чөнки алар арасында эш алып барылмый, бары шул гына.

Башкортстан татар милли оешмалары арасында бердәмлек булмауның ике сәбәбе бар. Беренчесе – алар үзара килешә алмый, һәрберсе бөек булырга омтыла. Икенчесе – аларны өстәге хуҗалар махсус чәкәләштерә. Республикада хакимиятләр үз файдасына кулланган ике-өч татар җәмәгатьчелек оешмасы бар. Аларның исемнәрен атауны кирәксенмим. Менә шул оешмалар рәсми җитәкчелеккә кирәк булган чараларда катнаштырыла. Аларны, гадәттә, әледән-әле ниндидер күңел ачу чараларында чыгыш ясау өчен, чакырып торалар. Һәм менә шулар “чын татар оешмалары” дип атала. Ләкин бер генә тапкыр да республика татарлары проблемаларын күтәреп чыкканы юк аларның. Менә шуңа да башкорт түрәләре үзләренә якынайта шундыйларны. Алай гына да түгел, хәтта аларны татар ихтыяҗлары өчен көрәшүче кыю оешмаларга каршы күсәк итеп тә файдалана. Монысы инде җитәкчелек кулындагы иң явыз һәм иң отышлы коралларның берсе.

Татар оешмаларының соңгы еллардагы сүлпәнлеге Башкортстанда гына күзәтелми. Хәтта Татарстанда да милли хәрәкәт шактый үшәнләнде. Әнә Фәндәс Сафиулллин да яңарак бер әңгәмәсендә “Бездә туксанынчы елларда булган татар милли оешмалары үлде. Хәтта Бөтендөнья Татар конгрессы да Сабантуйлар гына оештыра торган оешмага әверелде”, - дип белдергән иде.

Башкортстан белән Татарстан тугандаш республикалар, татар белән башкорт бер ананың туган балалары дип күпме генә тәкрарланса да, моның белән генә ике арадагы дуслык ныгымый шул. Һәр нәрсәдә көнләшү һәм хасталык дәрәҗәсенә җиткән көндәшлекнең үзара мөнәсәбәтләрне һәрдаим агулап торуын кем генә сизми икән. Күпләр хәтерлидер әле, былтыр, Татарстанның Русия белән вәкаләтләрне бүлешү турындагы Шартнамәсен кабул иткәндә, Дәүләт Думасына Башкортстаннан сайланган депутатлар бертавыштан ул мөһим документка каршы чыкты. Нәрсә, алар моны үз белдекләре белән генә эшләгәнмени? Башкортстанның иң югары даирәләреннән фатыйха алмаган булса, эшләр иде чуртым.

Башкортстан хуҗалары, күрә алмаганнары Татарстан булса да, һаман Казан ягына күзләрен төби. Татар җитәкчелеге нинди акыллы адымнар ясый, алар да “шалт Мөхәммәтҗан”, дигәндәй тиз генә шуны эләктереп ала. Көндәшлек хәтта спорт өлкәсенә дә күчә. “Ак барс” хоккей командасы ил чемпионы булган иде, Уфадагыларның эче бик тә пошты моңа. Чөнки Мортаза Рәхимов һәм башка югары түрәләр, Уфа Боз сараена барып, “Салават Юлаев” командасының һәр уены өчен янып-көеп утыра. Әйтелгән беткән, монда да артта каласылары килмәде. “Салават Юлаев”ка миллионнарча доллар акчалар түгеп, “Ак барс”тан да, башка төбәкләрдән дә иң шәп уенчыларны тупладылар. Әлбәттә инде, “Салават Юлаев” беренче килә хәзер.

Хоккей дигәннән. Әле февраль башында гына “DOMO” сәүдә челтәре “Ак барс” уенчылары Сергей Зиновьев белән Леша Морозов сурәтләре төшерелгән реклама такталарын Уфа урамнарында урнаштырган иде.

Әмма алар бер генә көн эленеп торган. Һәммә унбиш тактаны да икенче көнне үк сүтеп алдылар. Сәүдә челтәреннең стратегик марткетинг төркеме җитәкчесе Динә Сәйфетдинова әйтүенчә, рекламаны Уфа хакимиятенең тышкы реклама идарәсе тыйган икән. Гайре рәсми чыганаклар исә әлеге әмернең иң югары җитәкчеләрдән чыкканлыгын искәртә. Бала-чагалык дип әйтми нәрсә дип әйтәсең инде моны. Ә бит “Ак барс”тагы шул ике хоккейчы Русия җыелма командасында да уйный. Моны инде Русиягә дә тибеп китү дип аңларгамы?

Башкортстанда соңгы елларда башкорт гимназияләрен төзүгә дә зур игътибар бирелә. Бу эш аеруча республиканың төньяк-көнбатышындагы саф татар районнарында кызу алып барыла. 2002 елдагы халык исәбен алуда татар районнарындагы күп кенә татарларны “башкорт” дип язганнан соң, ул төбәкләрдәге татарларны башкортча укытуга күчерү өчен уңай шартлар тудырылды. Дүртөйле кебек саф татар районнары хакимият башлыкларына үз төбәкләрендә башкорт телен кертүне җәһәтләтергә кушылды. Хәтта, республиканың дәүләт телләре программасын гамәлгә ашыруны күзәтүче комиссия утырышларына татар районнары хакимнәрен чакыртып, каты шелтә белдерелде. Башкорт телен җәелдерүне акрын алып барганнары өчен. Шуннан соң күп тә үтмәде, үзләренең җылы кәнәфиләреннән колак кагудан курыккан хакимнәр үз районнарында ныклы эш башлады. Мисал өчен, Дүртөйле районы үзәгендә бер ел эчендә мең балага белем бирү мөмкинлегенә ия башкорт гимназиясе бинасы төзелеп бетте. Дүртөйледә күпчелек халыкны татарлар белән урыслар тәшкил итә, димәк башкорт гимназиясендә татар балалары белем ала булып чыга. Аңлашылуынча, татар балалары анда башкортча аң-белем генә эстәп калмый, аларга чын башкорт рухын сеңдерү тырышлыклары да салыначак. Яңарак Дүртөйле шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы Равил Дәүләтов БР президенты кулыннан “Халыклар дуслыгы” орденын алды...

Башкортстанда башкорт гимназияләре саны алтмыштан арткан бер вакытта татар гимназияләрен санауга бер кулның бармаклары да җитә. Алары да мескен хәлдә. Дөрес, ел ярым элек Уфадагы 65нче санлы татар гимназиясенә өстәмә ике янкорма төзеделәр. Аңа да чиксез шатланды татар мөгаллимнәре. Әмма ул гимназиягә барып керсәң, үзеңне башкорт белем учагына кергәндәй хис итәсең. Һәммә элмә такталар башкортча язылган анда. Бәләбәй шәһәрендә чын татар гимназиясе рухында эшләүче белем учагына да иркенләп эшләргә ирек бирмиләр. Аның директоры Нурмөхәмәт Хөсәеновка карата һөҗүмнәр, туктаусыз мәхкәмәләр, ул Казанда ил президенты В. Путин алдында Башкортстанда татарларга яшәүнең җиңел булмавы турында сөйләгәннән соң, башланып киткән иде. Иелгән башны кылыч кисми, билгеле, ләкин ләббәйкә тәкрарлап торып милләтеңне яклап буламы соң.

Башкортстан татарларының проблемалары баштан ашкан. Ләкин менә шуларны тар даирә милләтпәрвәрләр генә бар тирәнлегендә, фаҗигасендә аңлый. Гади халыкка да төшендерәсе иде ул кискен мәсьәләләрне. Бу эштә вакытлы матбугат басмалары, радио-телевидение зур ярдәмче була ала. Ләкин менә шунда “була ала” дип чикләнергә генә туры килә шул. Язып кара син Башкортстандагы берәр татар гәзитенә республика татарлары проблемалары турында, якын да китермәячәкләр. Ул басмаларда татар оешмаларына кагылышлы бер генә хәбәр дә күрмәссең, бар да әйбәт, бар да ал да гөл.

Инде ничә еллар Татарстанда Башкортстан “Юлдаш” телевидение каналын рәхәтләнеп карыйлар. Ә менә Башкортстан татарлары “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалын караудан мәхрүм. Чөнки ярамый. Акчалы милләттәшләр галәм тәлинкәсен куеп кына карый ала аны. Республикадагы кайбер кабельле телевидениеләр ТНВны күрсәтү теләген белдергән иде, әмма республика хуҗалары алардан лицензияләрен тартып алу белән куркыткач, теләкләре шунда ук шиңде. Менә шулай татар-башкорт дуслыгын ныгыталар Өфеләрдә.

“Татарстан-Яңа гасыр” каналы Башкортстанда үзенең хәбәрчеләр бүлеген ачарга уйлаган иде. Әмма, Башкортстан хакимиятләренең ризалыгы булмау сәбәпле, без ул бүлекне Өфедә түгел, ә әлегә Екатеринбургта ачтык, - ди әлеге телевидение җитәкчеләренең берсе Миләүшә Айтуганова. - Ә бит миллионнан артык татар яшәгән Башкортстанда бу иң беренче чиратта кирәк иде”.

Элек Советлар берлеге елларында илдә барлык милләтләрне бердәм “совет кешеләре” итү өчен тырышлык салынган иде. Бу гамәлне соңгы берничә елда Русиянең яңа җитәкчеләре дә уңышлы дәвам итә. Федератив корылыш турында сүз дә юк, илнең унитар дәүләткә әйләнә баруы күз алдыбызда. Хәтта ил галим-голямәләре “Урыс доктринасы” дигән программа да язып салган ил җитәкчеләре өстәленә. Анда татарга да, башкортка да, башка кечерәк милләтләргә дә урын юк. Һәр милләтне урыслашу язмышы көтә. Менә шундый шартларда илнең ике көчле республикасы булган Татарстан белән Башкортстан җитәкчеләре берләшеп, үзләренең катгый таләпләрен куя алыр, татар һәм башкорт милли оешмалары да үзләренең мөнәсәбәтен белдерә алыр иде. Ләкин, ни аяныч, без андый омтылышларны күрмибез. Һәрхәлдә, әлеге көндә күрмибез. Ә иртәгә инде андый омтылышлар булса да, соңга калуыбыз бар. Хәер, инде бүген үк соңга калмадыкмы икән?