Индонезиядә мәхкәмә "Җәмагать-и-Исламия" башлыгы Абу Дуҗанны 15 ел төрмәгә хөкем итү карарын чыгарды. Ул террорчыларга ярдәм итү, канунсыз корал тоту һәм саклауда гаепләнә. Аның Әфганстанда күнегүләр үткәне һәм "Әл-Каида" сугышчылары белән элемтәдә торганы фаразлана.
Индонезия рәсмиләре 2002 елда Балида булган шартлауларда "Җәмагать-и-Исламия" оешмасы гаепле, дип саный. Анда 200ләп кеше һәлак булган иде.
Индонезия рәсмиләре 2002 елда Балида булган шартлауларда "Җәмагать-и-Исламия" оешмасы гаепле, дип саный. Анда 200ләп кеше һәлак булган иде.