Рен ТВ телевизион каналының республика бүлекчәсе ябылды.
Әлеге бүлекчә эшкуар Альберт Мөхәммәтяров тарафыннан оештырылган иде. Ул өч радио: “Хит ФМ”, “Ретро”, “Европа плюс Уфа”, “Стольная” исемле журнал һәм “Рекламная газета”, “Евразия”, “Евразия-Авто” исемле өч реклама гәзите хуҗасы. Альберт Мөхәммәтяров Рен ТВ бүлекчәсен Башкортстан спутник телеведениесе һәм Вся Уфа телерадиокомпанияләренә көндәш буларак оештырса да, конкурентлык барып чыкмаган. Нәтиҗәдә 42 кеше эшсез калды.