Чиркәү акчасына “аю мае” сылаганнар

Уфада Спасс чиркәвен төзекләндерү эшләре бара.
Ул федераль һәм республика казнасыннан финанслана. Әлеге чиркәү 1824 елда төзелгән, ул архитектура һәйкәле буларак дәүләт тарафыннан саклана. Чиркәү төзелешенә дигән 500 000 сум акчаны урлаганнар. Ул акчаларны өлге документларының хакын тиешледән арттырып күрсәтеп чәлдергәннәр. Моны республиканың контроль-хисап палатасы тикшерүчеләре ачты.