Дөньяда Җир көне билгеләнә

1970 елларда АКШта башланган "Җир көнен" билгеләү хәрәкәте хәзер бөтен дөньяга җәелде. Бу көнне тирә-як чистартыла, агачлар утыртыла, тирә-як мөхит проблемаларына игътибар җәлеп ителә. Быел Җир көненең шигаре "климат". Аның максаты - дөнья җитәкчеләрен климат үзгәрешен туктату өчен кулдан килгәнне эшләргә чакыру.