Польша һәм Чехия Русия хәрбиләрен кертмиячәк

Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Польша һәм Чехия үзләрендә төзеләчәк АКШның ракеталардан саклану җиһазлары урнашкан ныгытмаларга Русия офицерларын кертергә җыенмый, диде . Кичә Лавров бу хакта Гыйракка ярдәм итү конференциясе барышында АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс белән сөйләшкән.

Русия Европадагы саклану ныгытмаларына үз вәкилләрен куярга тели, чөнки үзенә каршы һөҗүмнәрдән курка.