Район чибәрләре билгеләнә

“Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Зәлия Хәсәнова хакимият тарафыннан эшеннән читләштерелгәннән соң берлек башсыз да, эшсез дә калды.
Быел хәтта ел да уза торган татар сылулары бәйгесе – “Нәүруз гүзәле” бәйгесе дә үтмәде. Шулай булуга карамастан, татарлар күпләп яшәгән кайбер районнар үз сылуларын ачыклый. Шундый чара Шаран районында узды.