Гыйракта кимендә 10 кеше һәлак булган


Багдад – Бүген Гыйракта булган һөҗүмнәр нәтиҗәсендә кимендә 10 кеше һәлак булган, 14-е яраланган.

Багдадтан 180 чакырым төньякка таба, Тикрит шәһәрендә американ хәрбиләре 5 сугышчыны юк иткән.

Самара шәһәрендә американ хәрбиләре экстремизмда гаепләнгән ике кешене үтергән, 7-се кулга алынган.