Истанбулда Тукай искә алынды

Истанбулдагы Тукай кичәсе асылда яшьләрне һәм киңерәк тамашачыны җәлеп итү өчен яңа чаралар күрүне таләп итүен исбатлады.
Тукай Татарстанда да ерак диаспорада да, ягъни борынгы Совет илләреннән читтәге татарлар өчен символ булуын дәвам итә. Ләкин шул бар ки Татарчадан тәм-ләззәт алып укучыларның саны кими бара. Интернет кебек модерн технологик чаралар бик үскән чорыбызда кешеләрне нинди дә булса бер залга җыеп чыгыш тынлату чоры да бетә бара. Истанбулдагы Тукай шигырь кичәсендә дә шундыйрак хәл булды. Җыелыш 1,5 сәгать соңга калып башланды. Бик озакка сузылган чыгышлар бер бөртек тыңлаучыны биздерде. Тукайның тормышыннан күрсәтелгән фоторәсемнәрдә Тукай нинди мескен хәлдә вафат булды дигән сюжетларга шул хәтле каты басым ясалды ки, безнең каһарманыбыз шундый мескен хәлгә төшкән икән, димәк татарлар үзләре дә аны тиешенчә якламаганнар дигән хис, кайгы һәм борчылу тудырды.
Тукайны искә алуга бер бөртек кеше катнашты дибез, чөнки залда чама чамадан ерак булмас 40 кеше бар иде. Шуларның да ун кешесеннән артыгы оештыручылар, чыгыш ясаучылар һәм аларның якыннары иде. Гомумән яшьләр бер кулның бармаклары хәтле дә юк иде. Ярар Төркиядә үскән татар балалары татарчаны белмиләр, ә Татарстаннан бирегә укырга килгән татар студентлар да белмиләрме дигән сорау туа. Дөрес асылда күбесе белми, Тукайны ишеткәннәре дә юктыр. Һәм ничә сәгатькә сузылачак чыгышлар тыңларга да теләмәгәннәрдер. Чөнки Истанбул кебек зур бер шәһәрдә күңел ачарлык чиксез мөмкинлекләр бар. Бер башка сәбәп тә, һичшиксез, Истанбулдагы татарларның өч-дүрт төркемгә бүленүеннән тора.
Кызыклы күренеш буларак исә очраклы рәвештә Истанбулга килгән Нью Йорк Татарлары оешмасының элекке рәисләреннән Илдар Агиш белән хатыны, Санфрансиско Бурлингаме Татар җәмгияте имамы Даян Сафар белән хатыны һәм Эскишәһир Татарлары оешмасының яңа рәисе Вадит Эрденнең бу кичәгә катнашуларын әйтә алабыз.
Истанбулдагы Тукай кичәсе асылда яшләрне һәм киңерәк тамашачыны җәлеп итү өчен яңа чаралар күрүне таләп итүен исбатлады. Тукай безнең символыбыз дию генә җитми икән. Мәсәләнең башка ягы исә Татарстанның үзендәге рухи һәм мәдәни төшенкелекнең диаспорага да, ерак диаспорага да тискәре йогынты ясавы.