Кырымда милләтара нәфрәтне кем кыздыра?

Соңгы елларда Кырымда милләтара нәфрәт дәрәҗәсе арта. Мәгълүмат чаралары һәм хакимият тә бу нәфрәтне кыздыруга үз өлешен кертә, ди белгечләр.

Киевта урнашкан "Якын Көнчыгыш тикшеренүләре" исемле бәйсез оешма Чехиядәге "Мохтаҗ кешеләр" оешмасы белән бергә Кырымда журналистлар һәм хакимият вәкилләре өчен милләтара мөнәсәбәтләр турында укулар тәкъдим итәчәк.

Кырымда җәмгыять милләтара нәфрәт проблемасы барлыгын таный. Төрле мәдәният, төрле дин вәкилләре гөмер кичергән төбәкләр тыныч яшәсен өчен идарә итүнең махсус ысуллары бар. Хакимият тә вазгыятькә дөрес бәя бирмәскә мөмкин, моның сәбәбе ике төрле була ала, берсе – сәяси сәбәпләр булса, икенчесе – хакимияттә утыручыларның тәҗрибәсезлеге.

"Безнең максатыбыз – җирле хакимиятләрнең кайбер хаталарын ачыклау. Ул хаталарны алар Киевка барып үзәк хөкүмәттә чишергә мәҗбүр була, менә шуларны булдырмау. Без үзебезнең семинарларда бер кайчан да – болай эшләгез, тегеләй эшләгез дип әйтмибез. Анда катнашучылар хаталарны үзләре таба һәм шулай өйрәнә", - ди оешманың башкарма директоры Игорь Семиволос.

Кырымда иң күп каршылыклар тудырган мәсәлә булып – җир мәсәләсе тора. Җир бүлүне нәкъ җирле үзидарә хәл итә, һәм "Якын Көнчыгыш тикшеренүләре" оешмасы үз семинарларына журналистлар белән бергә җирле үзидарә вәкилләрен чакыра.

Кырым татарлары – әле күптән түгел генә зур фаҗига кичергән халык, ди оешма президенты Александр Богомолов. Тарих өчен 6 дистә ел ул бер ни түгел, һәм бу яра әле дә кырым татар халкының күңелендә.

"Кырымда кайвакыт – депортациядән шул куылган кешеләр генә зыян күргән, дип саныйлар. Бу дөрес түгел. Шулай ук һолокосттан концлагерьларда һәлак булганнар гына зыян күргән дип санау - дөрес түгел. Бу истәлек, кайгылы истәлек буыннан буынга күчеп килә. Ватаннарын кайтару кырым татарлары өчен ул - су һәм газ гына үткәрү түгел, шулай ук элек торган йортларын, мәчетләрен кире кайтаруны аңлата," - ди Богомолов.

Бу ике белгечнең Кырымдагы вазгыятьне Якын Көнчыгыш белән чагыштыруы – очраклы хәл түгел. Игорь Семиволос – яһүд теле , Александр Богомолов исә – гарәп теле һәм әдәбияты белгечләре. Алар икесе дә Израиль һәм фәлестин җирләрендә сәяси тәрәккыятне якыннан күзәтеп, анда сайлауларда күзәтүчеләр буларак катнашып нәкъ Якын Көнчыгышта тәҗрибә туплаган кешеләр. Алар икесе дә – гарәп-яһүд низагында – чынбарлыкта дошманның кем икәнен, гарәпләрнең, яһүдләрнең карашын тирәннән фәнни һәм гамәли өйрәнгән белгечләр. 1994нчы елдан бирле алар алган тәҗрибәләрен Кырымда кулланырга тырыша.

Беренче семинар-укулар газета мөхаррирләре өчен июнь аенда Акмәчет шәһәрендә үтәчәк, җирле хакимият вәкилләре өчен ике семинарны Кефе-Феодосия шәһәрендә уздыру планлаштырыла.

Әлеге проект Чехиядәге "Мохтаҗ кешеләр" оешмасы белән берлектә башкарыла. Оешма низаклы төбәкләрдә кеше хокукларын яклау һәм һуманитар мәсәләләрдә ярдәм күрсәтүче оешма булып тора... Шулай ук аларның максаты – дөньяның төрле почмакларында булган хокук бозулар һәм кешеләрнең гаделлекне таба алмыйча җафа чигүе турында мәгълүматне – киң җәмәгәтчелеккә җиткерү.

"Киевта Якын Көнчыгыш тикшеренүләре" оешмасы белән Чехиядәге "Мохтаҗ кешеләр" адлы һуманитар оешма тырышлыгы белән хәзер җәмәгатьчелек игътибары кырым татарларына да юнәлдереләчәк.