АКШ дипломатлары Беларустан китте

Беларуска санкцияләр һәм илдәге кеше хокуклары торышын тәнкыйтләгән җәнҗал сүрэтендә Минсктан АКШның 11 дипломаты киткән, дип хәбәр ителә. Атна башында Беларус АКШ илчелегендәге 11 хезмәткәрнең 10сына китәргә кушкан иде. Associated Press мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, илдән илчелек хезмәткәрләренең барысы да киткән.

АКШ Беларус дипломатлырының да Вашингтоннан куылачагы белән янады.