Алтын Ниязов һәйкәле Ашхабад үзәгеннән алыначак

Төркмәнстан рәсмиләре элекке илбашы Сапарморат Ниязовның башкала үзәгендәге алтын һәйкәлен шәһәр читенә күчерәчәкләрен хәбәр итте. "Нейтральный Туркменистан" басмасы язуынча, бу - хәзерге президент Корбангули Бирдемөхәммәдов карары. Белгечләр, Бирдемөхәммәдов үзен Ниязов мирасыннан читләштерү өчен чираттагы адымын ясый, дип фаразлый.