Кандаһарда 200 тоткын ачлык игълан итте

Әфганстанның көньягында, Кандаһар төрмәсендә Талибан сугышчысы дип шикләнелгән 200-дән артык тоткын ачлык игълан итте.

Кандаһар виләяте шурасы әгъзасы Бисмилла Әфганмул ул тоткыннар инде 6 көнләп ашамый торган, өчесенең хәле бик авыр диде.

Әфган бәйсез кеше хокуклары комиссиясе белдерүенчә, ул тоткыннар гадел хөкем таләп итә, сорау алуларда һәм мәхкамәләрдә адвокатлар катнашуын тели.