Татарны кем бетерә...?

  • Азатлык радиосы
9 Май бәйрәме башка еллар белән чагыштырганда күпкә әйбәтрәк булды дисәләр дә, бәйрәмгә һәркемнең үз карашы. “Безнең гәҗит” үзенең баш битенә аны “Сагышлы бәйрәм” дип язган.
Чаллы шәһәрендә яшәүче Зәмилә Зәйнуллина 9 май уңаеннан үпкәсен Путинга ук җиткерергә уйлаган. Путин сугышта катнашкан ветераннарга 100 мең сум акча яки машина белән бүләкләргә дигән сүзләрен ишеткәч аны бу гамәлгә этәргән. “Бактың исә исән-имин кайткан ветераннар гына Җиңү яулаган икән! Ирләрен, икешәр-өчәр имәндәй улларын сугышка озаткан, әле хәзергә чаклы, бәлки, кабере булса табылыр, дип өметләнгән ак яулыклы әбиләребез кайда кала?
Биш баласын калдырып, урман кисергә, торф чыгарырга киткән җирләреннән үлеп калган хатыннар, үгез җигеп билдән бозлы суда элеваторга ашлык ташыган яшьүсмерләр кайда?.. Нинди гаделсезлек?! Дөресен генә әйтсәк, җәмәгать, чын ветераннарыбыз әллә кайчан үлеп бетте бит. Сугыш азагында барып 3-4 ай сугышкан ветераннарыбыз гына исән”, дип яза Зәмилә Зәйнуллина.
Мамадыш районы Югары Ушма авылында яшәүче Тәфкил Нургалимов исә, “Без җиңдекме, әллә җиңелдекме?” дигән мәкаләдә Русиядәге бәйрәмнәрнең эчүчелек, ялкаулык, чир, бәхетсезлек һәм җинаятьләргә генә китерүе турында яза. “Русия халкының тормышы җиңел һәм мул түгел. Күбесе туган көн кебек бәйрәмнәрне генә көтеп яши. Шуңа күрә ил тулы акылсыз яки физик яктан гарип балалар туа. Ир белән хатын бергә эчеп, бәйрәм итеп, бергә ятып йоклый да нәтиҗәдә, гарип бала туа”, дип яза Нургалимов.
Шуңа күрә, ул 9 майны матәм көне, үлгәннәрне искә алу, аларның балаларына хөкүмәт тарафыннан ярдәм кулы сузу көне итеп билгеләнсен иде, ди.
Чаллыдан Габдулла Насретдин татарның милләт буларак упкын алдында торуына татар үзе гаепле дигән нәтиҗә чыгара. Аның мәкаләсе дә “Упкын” дип атала. “Теләсә-нинди сайлауда катнашу Русия алып барган сәясәт белән килешү дигәнне аңлата. Карагыз: кайсы нәмзәтне тәкъдим итүче фирка татарлар өчен нәрсә дә булса эшләде?

Медведев - “Бердәм Русия” фиркасе кандидаты, Зюганов - коммунистларныкы, Жириновский - ЛДПРныкы. Бу өч фирка дә думада утыра. Димәк, дәүләт кабул иткән барлык карарлар өчен дә һәрберсе дә күпмедер дәрәҗәдә җаваплы. Хәзер әйтегез, кайсы фирка Татарстанның салымнарны башка өлкәләр кебек бертигез түли башлавына каршы чыкты? Кайсысы татар язуының латин графикасына күчүенә риза? Нинди фирка урыс булмаган халыкларны яклый торган берәр канун чыгарды?

Ә Татарстанның суверенитетын бетерү, Конституциясен үзгәртү, президентны сайлау урынына билгеләп кую, белем бирү стандартларыннан милли- төбәк компонентны алып ташлау, ягъни җәмгыятьне урыслаштыру, һәм башкалар өчен кем җаваплы?
Татарны Путин бетерәме, Медведевмы, Зюгановмы - аерма юк. Хөкүмәт алып барган сәясәт белән килешмәвеңне белдерәсең килсә, сайлауларга барма син!” дип яза Габдулла Насретдин. Аның фикеренә күрә, 2000 елда да, 2004 тә дә шул ук кешеләр һәм фиркаләр иде. “Хәерчелеккә төшерделәр, демократияне бетерделәр, урыслаштырдылар”, дип елап утырырга кирәкми. Бу кешеләрне үзегез сайлагач, алга таба да бик үк якты киләчәк күренми.