Хәйрия марафоны бара

Башкортстанда “Хәйрия марафоны” бара.
Ул агымдагы елның республикада “Гаиләне социаль яклау елы” дип игълан итү уңаеннан оештырылды. Уфа хакимияте башы Павел Качкаев радио-телевидение, матбугат аша халыкны чарада катнашырга чакыра. Инде әлеге уңайдан ачылган хисапка 20 миллион сумга якын акча җыелган.