Урамда кайнар суга пешү

Уфаның Октябрь районында бер егет кайнар суга пешкән.
Сипайлово бистәсендәге Баязит Бикбай урамында кайнар су торбасы шартлап метр ярым тирәнлектәге күлләвек хасыйл булган. Шуңа үтеп баручы 22 яшьлек бер егет төшкән. Аның бөтен тәне пешкән, ул авыр хәлдә хастаханәгә салынган.