Әфганстанда интихарчы 16 кешене үтерде

Әфган полициясе илнең көньягындагы Фара виләятендә полиция кизүе янында интихарчы бомба шарлатып кимендә 16 кешене үтерде дип белдерә. Корбаннар арасында тыныч халык та, полиция дә бар.

Шартлау нәтиҗәсендә тыныч халыктан тагын 14 кеше һәм дистәдән артык полиция хезмәткәре яраланган.

Шартлау Фара виләятенең Дел Арам районында базарда булган.

Рейтерс агентлыгы хәбәр итүенчә, Талибан бу һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алган.