яңалыклар Русия Кытайга һуманитар ярдәм җибәрде 17 май 2008 Русия гадәттән тыш министрлыгы Кытайга җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә тагын бер, ягъни дүртенче очкыч һуманитар ярдәм җибәрде. Анда дизель электр станцияләре һәм азык-төлек бар. Сычуанда Русия коткаручылары һәм табиблар ярдәм күрсәтә.