Донецкида 92 бала хастаханәгә озатылган

Украинаның Донецки өлкәсендә прививка ясалганнан соң, 92 мәктәп баласы хастаханәгә озатылган. Барлык балаларның тән температурасы күтәрелә. Хәлсезләнү Донецки, Мариуполь һәм Краматорскида күзәтелгән.
Шулай ук прививка ясалганнан соң бер югары сыйныфта укучы мәктәп баласының үлүе дә мәгълүм. Хәзер тикшерү эшләре алып барыла.