Мордовия әләме Русиянекенә яраклаштырылды

Мордовия Дәүләт Шурасының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республиканың әләменә үзгәрешләр кертелгән. Мордовиянең дәүләт әләме турындагы канунга үзгәреш кертеп әләм кечерәйтелгән. Элек иңе һәм буе 1:2 зурлыгында булса, хәзер ул 2:3 зурлыгында. Федераль канун төбәк әләменең Русия дәүләт әләменнән зуррак булуын рөхсәт итми.