Русиядә коррупциягә каршы көрәш шурасы төзелде

Русиядә яңа төзелгән коррупциягә каршы көрәш шурасын президент Дмитрий Медведев җитәклиячәк. Кремльдә киңәшмәдә Медвевев, Русиядә коррупция дәрәҗәсе бик югары һәм аңа каршы күп яклы көрәш кирәк, дип белдерде.

Президент көрәш планын кабул итүне тәкъдим итте. Аның төп максатлары - коррупциягә каршы кануннарны камилләштерү һәм дәүләт заказларының үтә күренмәле булуын күзәтү.