Кытайда яңадан җир тетрәде

Кытай хакимиятләре Сычуань вилаятендә яңа зилзиләдән куркып өйләрен ташлап чыккан дистәләгән мең кешене тынычландырырга тырыша. Кичә Чэнду шәһәрендә Рихтер үлчәве белән 5 балл көчендә җир тетрәү булган, күпләр яраланган.

12 май булган каты зилзилә нәтиҗәсендә Сычуаньдә һәлак булган, яраланган һәм хәбәрсез югалганнарның саны 70 мең, дип исәпләнә. Илдә матәм көннәре дәвам итә.