Эстониядә сугыш чоры каһарманын хөкем итәләр

Эстониядә совет чоры каһарманы 88 яшьлек Арнольд Мери өстеннән мәхкәмә эше башланды. Ул 1949 елда 251 эстонны себергә кууда гаепләнә. Үзе ул гаебен танымады. Гаепле дип табылган хәлдә Мерига гөмерлек җәза яный.

Арнольд Мери үзе дә эстон, Эстониянең элекке президенты Леннарт Меринең туганнан туганы.

1949 елның мартында себергә 20 меңләп эстон куылган.