АКШ Беларусны американ ватандашын җибәрүне сорый

АКШ ике ай элек Беларуста ялган документлар белән тотылган американ ватандашын иреккә чыгаруны сорый. Дәүләт департаменты вәкиле Шон МакКормак, АКШ консуллыгы вәкилләре кулга алынган Эмануэль Зельцерны 12 марттан бирле ике генә мәртәбә күрә алган, дип белдерде.

Апрель аенда Зельцерның сәламәтлеге кисәк начараеп киткән, аңа кирәкле дарулар бирелмәгән, диде МакКормак. Русиядә туган 54 яшьлек Эмануэль Зельцер Американ-Русия Канун Институты исемле хөкүмәттән тыш оешманың директоры иде.