Жак Ширак Русия бүләген алачак

Франциянең элекке президенты Жак Ширак "һуманитар эшләр өчен" Русиянең дәүләт бүләгенә лаек дип табылды. Бүләк 12 июнь Кремльдә тапшырылачак. Ширак русча белә, яшь чакта ул Александр Пушкинның Евгений Онегин әсәрен тәрҗемә иткән булган. Тагын 8 кеше белән бергә Ширак Мәскәүдә 5 миллион сумлык бүләк алачак.