Кытайда һәлак булганнарның саны 40 меңгә җитте

Кытайның Сычуань вилаятендә булган җир тетрәүдә үлгәннәрнең саны 40 меңгә җитте. Хакимиятләр йортсыз калган 5 миллионлап кешене чатырларга урнаштырырга тырыша.

Бүген кабат зилзиләдән куркып дистәләгән мең кеше өйләреннән урамнарга чыкты. 12 майда булган зилзиләдән соң тагын 20ләп кечерәк җир тетрәү булды.