БМО генераль секретаре Мьянмарга бара

БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Мьянмарга һуманитар ярдәм китерү турында сөйләшер өчен Янгонга бара. Пан Ги Мун вәкиле Мишель Монтас сүзләренә караганда, БМО башлыгы һуманитар оешмаларны эшчәнлекләрен арттырырга чакыра.

Мьянмарда өч көнлек матәм игълан ителде. Һәлак булган һәм югалганнарның саны 133 меңгә җитте.