Грузиядә парламент сайлавы үтә

Грузиядә парламент сайлавы үтә, тавыш бирүдә 3.5 миллион кешенең катнашу хокукы бар. Сайлау Казан вакыты белән кичке 8 тәмамлана.

150 кешелек парламентта күпчелек урынны президент Михаил Саакашвили җитәкчелегендәге Бердәм Милли Хәрәкәте фиркасе алыр дип фаразлана. Оппозиция тавыш бирүнең гадел булачагына ышанмыйча кичкә халыкны урам җыенына чакырды.