Гыйракта ике бала һәлак булды

Гыйрак полициясе хәбәр итүенчә, башкала Багдадтан төньякка таба урнашкан Баиҗи шәһәрендә һава һөҗүмендә 8 тыныч кеше, алар арасында ике бала һәлак булган. Кешеләр утырган машинага туктарга кушылган, машина туктамаган, соңыннан аларга боралактан ут ачылган.

Багдад һәм Бакуба шәһәрләрендә җирле мәгълүмат чараларының ике журналисты үтерелгән.