Хасавюртта мәктәп мөдире атып үтерелгән

Дагыстанның Хасавюрт шәһәрендә 4 санлы мәктәп мөдире Будун Шәрәпетдинов атып үтерелгән.

Җирле милиция мәгълүматларына караганда, Шәрәпетдиновка иртән машинасыннан чыкканда атылган. Тикшерү башланды.