Кыргызстан хөкүмәтенә үзгәрешләр кертелде

Кыргызстан президенты Курманбек Бакыев берничә яңа министр билгеләде.

Бакыев саклану министры Исмаил Исаковны вазыйфасыннан алып Иминлек Шурасы секретаре итеп билгеләде.
Аның урынын Бакытбәк Калиев алды.

Бакыев шулай ук премьер-министр урынбасары Досбол Нур Улын дәүләт секретаре итеп билгеләде.

Бушаган премьер урынбасары урынына президент яклы Ак Юл фиркасенең парламенттагы төркеме җитәкчесе Ельмира Ибраһимова куелды.