Кибет булмаганга китапханәчеләр китап сата

  • Азатлык радиосы
Русиядә 27 май китапханәләр һәм анда эшләүчеләрнең хөнәри бәйрәме.
Теләчә районы үзәкләштерелгән китапханә мөдире Резедә Дәүлиева: “Моңа кадәр күрелмәгән шаккатарлык хәл- урманан үткәндә дә туктатып Эльмира Шәрифуллинаның шигырьләр китабын алып кайтып бирә алмассыз микән дип сорыйлар”,- дип хәбәр итте. Теләчәдә махсус китап кибете булмаганга, укучылар сораган басмаларны китапханәчеләр үзләре Казаннан ташып, аны сату белән мәшгуль. Соңгы вакытта бу якларда бигрәк тә Мөсәгыйть Хәбибуллин, Мәдинә Маликова һәм Нәбирә Гыйматдинова әсәрләренә сорау зур. Теләчә китапханәсе 2008 елда гына татар телендә 20 мең сумлык китап сатып алган. Тагын шуның кадәр алырга исәпләре. “Без хәзер күбрәк татар телендәге китапларны алабыз.
Элегрәк Саба районына кергән вакытта Теләчәгә гел урыс телендәге китаплар җибәреп торганнар”,- диде Резедә Дәүлиева. Теләче бөтен республика күләмендә милли әдәбият сатып алу һәм вакытлы матбугат яздыру өчен акча тотучылар исемлегендә Азнакайдан гына калышып икенче урында тора. Дөрес, бөтен җирдә дә хәлләр алда-гөл түгел. Мисал өчен Кайбыч, Биектау район хакимиятләре 2007 елда китапханәләр өчен бер тиен акча да бирмәгән.