Халыкара Ярлыкау еллык хисабын игълан итте

Кеше хокукларын яклаучы Халыкара Ярлыкау төркеме дөньядагы барлык дәүләтләрне Гомуми Кеше Хокуклары Декларациясенә тугрылыкны яңартырга чакыра.

Оешма бүген дөньяда кеше хокуклары торышы турында еллык хисабын игълан итте.

Хисап быел БМО кабул иткән Гомуми Кеше Хокуклары Декларациясенә 60 ел тулуны искә төшерә һәм тагын бер мәртәбә анда санап кителгән төп кеше хокукларын бозмаска чакыра.