Таралып шартлаучан кораллардан 111 ил баш тарта

111 илнең вәкилләре таралып шартлаучы бомбаларны тыючы халыкара конвенцияне рәсми рәвештә кабул итте.

Бу килешүгә Ирландия башкаласы Дублинда берничә көн дәвам иткән сөйләшүләрдән соң ирешелде.

Анда сүз таралып шартлаучан, кассеталы бомбаларны куллануны, җитештерүне, туплауны тыю турында бара.

Әмма мондый коралларны иң күп җитештерүче һәм туплаучы илләр – АКШ, Русия, Кытай, Һиндстан, Пакыстан һәм Израиль килешүгә кушылмады.