Талибан район идарәсен яулап алды

Әфганстанда илнең үзәгендәге Газни виләяте Рашидан районы хакимият бинасын Талибан сугышчылары яулап алган дип хәбәр ителә.

Бу хәбәрне өлкә полиция башлыгы Хан Мөхәммәт Мөҗәһит тә раслады.

Талибан сүзчесе Заһидулла Мөҗәһит сугышчылар 3 полиция хезмәткәрен үтерде һәм район идарәсе бинасына ут төртте диде.

Аның әйтүенчә, Талибан район башлыгын һәм 8 полиция хезмәткәрен тотык итеп алган.