Римда дөнья азык-төлек саммиты җыелачак

Сишәмбе 3 июнь көнне Италия башкаласы Римда дөнья җитәкчеләре җыелып азык-төлеккә кризисы һәм бәяләр артуы турында сөйләшәчәк.

2005 алып 2007 елга кадәр бодай кебек төп азык-төлеккә бәяләр ике мәртәбә артты.

Җыеннны БМО азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсе оештыра. Анда БМО рәсмиләре һәм 40лап ил һәм хөкүмәт башлыкларының катнышуы көтелә.