Австралия гаскәрләре Гыйрактан китә

Австралия Гыйракта хәрби чараларда канташуны туктатуын һәм үз гаскәрләрен чыгаруын белдерде. Бүгенге көндә Австралия көчләре Көнчыгыш Тимор, Әфганстан һәм Гыйракта хезмәт итә.

Гыйракның көньягыннан 500ләп хәрбине чыгару башланды. Австралия премьер-министры Кевин Рудд сайлау алдыннан гаскәрләрне быел өйләренә кайтарырга вәгъдә иткән иде.