Төркмәнстанда халык интернетка керә ала

Төркмәнстанда халыкка интернет куллану рөхсәт ителде. Интернет элемтәне тәэмин итүче бердән бер Төркмәнтелеком ширкәте атна башыннан бирле Ашхабадтагы 20 өйне интернетка тоташтырган. Чиратта тагын 2 меңләп кеше бар, дип хәбәр ителә.

2006 елда Сапарморат Ниязов үлеменнән соң президентлыкка килгән Корбангули Бирдемөхәммәдов кайбер чикләүләрне йомшарта башлады. Узган ел ул илдә беренче интернет-кафе ачарга рөхсәт итте.