Георгий Рапота Казанда

Пәнҗешәмбе Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендә вәкаләтле вәкиле Георгий Рапота рәсми сәфәре белән Казанга килде
. “Казан” һава аланында аны Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев каршы алды. Сәфәрнең беренче көнендә ул Казанның югары дәрәҗәдә ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтүче белгечләр әзерләүче “Югары технологияләр медицина белем бирү үзәгендә” булган. Георгий Рапотаның Казанга сәфәре 2 көн дәвам итәчәк. Бу вакыт өчендә ул республика җитәкчелеге белән очрашып төрле җыелышлар үткәрер дип көтелә.