Петербурда Халыкара икътисадый форум ачылды

Петербурда Халыкара икътисадый форум ачылды, анда 8 меңләп кеше катнаша. Беренче көннең төп темасы - глобализация һәм дәүләтләр мәнфәгатьләре.

Җыенның икенче көнендә Русия проблемалары турында сөйләшүләр булачак. Форум кысаларында президент Дмитрий Медведев Украина һәм Грузия президентлары Виктор Ющенко һәм Михаил Саакашвили белән очрашачак.