Косово албаны 40 ел төрмәгә хөкем ителде

БМО мәхкәмәсе Косово албаны Флорим Эюпине 2001 елда 11 сербны үтерү һәм 10 сербны яралауда гаепле дип тапты һәм 40 ел төрмәгә хөкем итте. 2001 елның февраль аенда Косовода серблар утырган автобуста шартлау булган иде.

Эюпи бу шартлауда гаебе булганын кире кага. Аның мәхкәмә карарын аппеляциягә бирү өчен 15 көн вакыты бар.