Вандал тотылган

Уфаның Дим районының иске урыс зиратында өч православ рухание кабере мәсхәрәләнгән иде.
Аларның тәреләрен йолкып ташлаганнар, каберләр янындагы эскәмиягә әшәке сүзләр язып киткәннәр. Првослав христианнарның Уфа епархиясы сәркатибе Валерий Кулинич моны хулиганнар гына түгел, секта, рок төркем әгъзалары эше дип белдергән иде. Ниһаять, вандал кулга алынган. Ул 19 яшьлек православ чиркәвендә чукындырылган Александр атлы егет булып чыкты. Уфа епархиясе аның православлыгын шик астына алып, һаман секта һәм рок төркемнәрен гаепли. Бу турыда епархиянең матбугат үзәге хәбәр итте.