Пикет кичектерелде

Кушнаренко районында каршылык чаралары үтәргә тиеш иде.
Район хакимияте башлыгы Сергей Касаткинга каршы пикет үтәчәген хәбәр иткән иделәр. Пикет узмаган. Моңа ниндидер сәяси каршылыклар, басым сәбәпче түгел, ә һава торышы гаепле. Чараны оештыручылар көчле яңгырлар сәбәпле, каршылык акциясен бер атнага кичектерергә булганнар.