АКШ һәм Франция президентлары Парижда сөйләште

Америка Кушма Штаталары президенты Джоржд Буш һәм Франция президенты Николя Саркози Парижда очрашып сөйләштеләр.
Анда сүз Әфганстан һәм Якын Көнчыгыштагы вәзгыять, шулай ук Иран атом программасы турында фикер алышулар булды.

Буш Франциягә җомга көнне килде. Ул сәфәре кысаларында, Европада хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасында чыгыш ясаганда, президент булганда күтәрелгән төп темаларны яңадан барлап чыкты. Аерым алганда, ул Әфганстанның башка беркайчан да террорчылар кулында булмавына, Израил-Фәләстин солых килешеүенең быел кабул ителүенә ышануын белдерде.

Франциядән соң Буш Бөекбританиягә китәчәк.