“Зур сигезлек” нефть чыгаруны арттырырга чакыра

“Зур сигезлек” илләренең финанс министрлары нефть һәм азык-төлеккә бәяләрнең артуы куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип белдерде.

Япониянең Осака шәһәрендә узган ике көнлек очрашуда кабул ителгән мөрәҗәгатьттә, чималларга һәм азык-төлеккә бәя артуы бөтен дөньяда инфляциянең үсүенә һәм хәерчелекнең артуына китерәчәк дип ассызыкланган.

“Сигезлек” министрлары бәя артуга киртә кую өчен нефть сатучы илләрне, аны чыгаруны арттыруны сорады.