Донецки шахтасында 12 кешене эзләү дәвам итә

Украинаның Донецки өлкәсендә шахтадагы шартлау нәтиҗәсендә югалган 12 эшчене эзләү дәвам итә. “Интерфакс” хәбәр итүенчә, эзләү эшенә 150 кеше, 30 техника җәлеп ителгән.

Шартлау вакытында шахтада 37 кеше эшләгән. Аларның 24се коткарыла, берсе үлә.