Чечняда Беной-Ведено авылына һөҗүм иткән сугышчыларны эзләү дәвам итә

Чечняның Ножай-Юртовский районында җомга көнне кич Беной-Ведено авылына һөҗүм иткән сугышчыларны эзләү дәвам итә. Махсус чаралар урманнарда, авыл тирәсендә бара. Һавадан җирлекне боралаклар күзәтә.

Сугышчылар һөҗүме нәтиҗәсендә, авылдагы 3 кеше үлгән, 1се яраланган. Берничә җирле җитәкче һәм милиционерларның йортлары яндырылган.